news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын, ире Яңа елга мультиварка биргән өчен, аерылырга теләвен әйткән

Ул мине кимсетте, дип яза хатын.

news_top
Казанда яшәүче хатын, ире Яңа елга мультиварка биргән өчен, аерылырга теләвен әйткән
pixabay.com

«Миңа ирем Яңа елга мультиварка бирде. Мультиварка, … — дип сүгенеп язган бер ханым Казан төркемнәренең берсендә. — Аңа эшендәге хатын-кыз коллегалар шулай киңәш биргән икән. Мин шаккаттым. Мин аңа бер ай буе парфюм кирәк дидем, нинди хушбуйлар ошаганын әйттем. Юк, аңа мине кухня техникасы белән кимсетергә кирәк булган.

Өч ел бергә, мине аңламый микәнни… Минем шулкадәр кәефем бозылды, аерылырга телим», — дип яза Казан кызы.

Укучыларның күпчелеге бу хатынга каршы яза.

«Шундыйларга өйләнәләр дә бит».

«Миңа бирсеннәр иде әле мультиварка».

«3 ел буе яшисез, бер-берегездән тел яшерәсез».

«Дөнья кая бара. Аерылмакчы булып йөри! Аның ире урынында булса, мин артына тибәр идем, тизрәк аерылсын өчен».

«Мультиварканы кайтарыгыз да, духи алыгыз».

«Симерүегез җиткән».

«Нигә уйлап торасың, аерыл. Иреңне коткар аждахадан».

«Миңа үтүк биргәннәр иде, башына бирүдән чак кына тыелып калдым. Шуннан бирле алтын, парфюм, чүпрәк-чапрак кына бүләк итә».

«Мондый ирне кичерергә ярамый, бәйрәмнәр беткәнче сузма, хәзер үк аеырылып кит».

«Миңа иттарткыч биргәч, капризланган идем. Шуннан бирле берни дә бүләк итми, проблема да юк».

«Ә син иреңне ашатып карадыңмы? Бәлки ул шул хакта әйтергә теләгәндер. Синнән килгән духи исеннән туйгандыр, ашыйсы килә башлагандыр».

«Ирләргә читләтеп әйтергә кирәкми, турысын әйт. Рәхмәт әйтеп ал да, духига акча сора».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар