news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче әбине үз эте талап үтергән

71 яшьлек хатынның ишегалдында яткан мәетен кызы табып алган.

news_top
Казанда яшәүче әбине үз эте талап үтергән
Владимир Васильев

Казанда 71 яшьлек хатынны йорт ишегалдында яши торган эте талаган. Әбинең мәетен кызы табып ала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

71 яшьлек хатынның мәетендә тешләнгән эзләр була. Аны Юдин урамында урнашкан йорты янында табалар.

Тикшерү версиясе буенча, әби иртән этен ашатырга дип ишегалдына чыга. Эт чылбырдан ычкына һәм хуҗа хатынга һөҗүм итә. Әби имгәнә һәм урында ук вафат була. 

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Этне полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Хокук саклаучыларны мәрхүмә әбинең 48 яшьлек кызы чакыра. Ул әнисенең хәлен белергә кергән һәм мәетне тапкан. Урынга полиция хезмәткәләре килгәч, эт мәрхүмә хуҗасының кызына да ташлана. Агрессив хайванны тынычландыру өчен хокук саклаучылар өч тапкыр атарга мәҗбүр була. Эт урында үлә. Табель коралын куллану буенча хезмәт тикшерү башланган», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар