news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яхшы этләр, беркемгә тимиләр»: Казанда яшәүче хатынны подъезд янында эт талаган

news_top
«Яхшы этләр, беркемгә тимиләр»: Казанда яшәүче хатынны подъезд янында эт талаган
Владимир Васильев, архив

Казанның Гайсин урамындагы йорт подъезды янында бер хатынга эт һөҗүм иткән һәм тешләп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Урында төшерелгән видеоны телеканал күрсәтте.

Этләрне карап йөрүче ир-ат сүзләренчә, алар балкон астында 8 ел яши инде.

«Яхшы этләр, беркемгә тимиләр, курыкмаган кешеләр белән аралашалар, балалар белән уйныйлар», – ди пенсионер.

Этләрне биредә яшәүчеләр ашатып тора, ләкин мондый күршеләрне бар кеше дә яратып бетерми. Биредә яшәүче хатын сүзләренчә, этләр кешеләргә куркыныч тудыра, курьерларга һөҗүм итәләр, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар