Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын песине ашап бетергән күселәрдән зарлана

news_top_970_100
Казанда яшәүче хатын песине ашап бетергән күселәрдән зарлана
Владимир Васильев, архив

Казан үзәгендәге йортларның берсендә яшәүче хатын сүзләренчә, ул ишегалдында утырта торган чәчәкләрне күселәр ашый, моңа кадәр күселәр бер песине ашап бетергән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Башта чәчәкләрнең башларын ашадылар, аннары – яфракларын. Бу күселәр – зур ат кадәр, песи кебек», – ди өй хуҗасы Ольга Широкова.

Ольга Широкова сүзләренчә, күселәр якында урнашкан коймак кафесы калдыкларын ашап үскән. Элеккеге хуҗа вакытында кафе калдыкларын арткы ишегалдына гына чыгарып атканнар.

Аннары бинада песи барлыкка килгән. Пенсионер хатын сүзләренчә, тик эшләр башкачарак киткән – күселәр песине дә ашап бетергән. Аннары Ольга Широкова кафеның яңа җитәкчелеге белән килешә алган – хәзер азык калдыкларын ишегалдына ташламыйлар инде.

«Күселәр оятсыз, алар барын яшермибез, көрәшәбез», – дигән кафе идарәчесе Ландыш Каюмова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100