news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын-кыздан Лариса Долинага 15 млн түләттерәләр

news_top

Суд Казанда яшәүче хатын-кыздан җырчы Лариса Долина файдасына 15 млн сумга якын акча түләттерә. Ул үзенең банк картасын таныш булмаган кешегә 20 мең сумга тапшырган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Эш материаллары буенча, декрет ялындагы хатын-кыз Артур исемле ир-ат белән таныша. Ир-ат аңа акча «эшләргә» тәкъдим итә һәм, читтән торып, бер банкта карта ачарга күндерә, әлеге банк түләүләрне вакытында түләмәгән клиентларга карата лояль, дип ышандыра.

Бу ир-атның күрсәтмәләрен үтәп, Казанда яшәүче хатын-кыз карта ача, соңыннан апасыннан алып торган акчага яңа телефон һәм sim‑карта сатып ала. Кич ул бу комплектны Артурга тапшыра һәм вәгъдә ителгән 20 мең сумны ала. Шуннан соң ир-ат юкка чыга.

Хатын-кыз бу адымын катлаулы матди хәлдә калуы, баласын тәэмин итәргә кирәклеге һәм бурычлар аркасында счетларын гел ябып торулары белән аңлата.

Бу хатын-кыздан тыш, дәгъвада тагын 9 кеше күрсәтелгән. Тулаем алганда, алар Лариса Долинага якынча 54 миллион сум кайтарырга тиеш – аларның барысының да счетлары булган, һәм урланган акчалар шулар аркылы алынган.

Искәртеп үтик: 2024 елның апреленнән июленә кадәр үзләрен ФСБ һәм Росфинмониторинг дип таныштырган мошенниклар артистканы алдый. Алар басымында җырчы мошенниклар счетына 175 млн сум күчерә һәм, аларның күрсәтмәләре буенча эш итеп, Хамовникидагы фатирын да сата. 138 млн сумнан кыйммәтрәк фатирны 112 млн сумга саталар.

Фатирны эшмәкәр Полина Лурье сатып ала. Соңыннан ул аерылышканнан соң фатир эзләгәнен һәм белдерүне агрегатор аша тапканын аңлата.

21 августта Долина аны судка бирә, ә Лурье каршы дәгъва белдерә. Нәтиҗәдә, суд артистка яклы карар чыгара һәм аңа фатирына милек хокукын кире кайтара. Соңрак Россия Югары суды «Долина эше» материалларын кире таләп итә һәм элиталы фатирны сатып алучының шикаятен карауны билгели.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ноябрь ахырында бу җинаять эше буенча Казанда туып-үскән Артур Каменецкийга хөкем карары чыгардылар. Аннан тыш, курьер Анжела Цырульниковага 7 ел колония, Дмитрий Леонтьевка 7 ел махсус режимдагы колония һәм 900 мең сум штраф, Андрей Основка 4 ел махсус режимдагы колония һәм 900 мең сум штраф билгеләделәр. Аларның адвокаты, хөкем карары шикаять ителәчәк, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар