Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч җинаять: Казанда яшәүче хатын кайчы белән биш яшьлек улын үтергән

news_top_970_100

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә 5 яшьлек баланың үле гәүдәсен тапканнар.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, малайны кайчы белән аның 27 яшьлек әнисе үтергән. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлгән.

Агентлыкка ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Казанның Идел буе районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов килгән.

Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. «Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү прокуратура контролендә тора.

Фото: © «Происшествия Татарстан» телеграм-каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2025
    Исемсез
    Хатын-кызга закон юк бит аңа. Бөтен җәмгыять хатын-кыз кубызына биергә көйләнгән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100