Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын алтынчы каттан егылган, аннары торып баскан да кире кереп киткән

news_top_970_100
Казанда яшәүче хатын алтынчы каттан егылган, аннары торып баскан да кире кереп киткән
видеодан скриншот

Казанда төшерелгәч шаккаткыч видео кадрлары социаль челтәрләрдә таралды. Видеодан күренгәнчә, күп катлы йортның 6нчы катындагы балконнан хатын-кыз егылып төшә.  Ул кар көртенә төшә, аннары торып баса, өсләрен кага һәм подъездга кереп китә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рәшит Ваһапов урамындагы йортларның берсендә хатын-кыз балконнан егылып төшү турында «Азино 2» полиция бүлегенә шалтыратып әйтәләр.

Урынга полиция хезмәткәрләре килә. Алар 42 яшьлек хатын-кызның фатирдагы бер бүлмәдә бикләнеп калуын ачыклый. Ишек бикләнгән, һәм хатын-кыз бүлмәдән чыга алмый. Шуннан соң ул балконнан урамга чыкмакчы була, ләкин егыла һәм кар көртенә килеп төшә.

Хатын-кыз имгәнмәгән. Хәзер бу эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100