Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын 5 яшьлек кызын үги әтисе белән җенси мөнәсәбәткә кыстаган

news_top_970_100

Казанда яшәүче хатын 5 яшьлек кызын үзе белән бергә яшәгән ире белән якынлык кылырга кыстый. Бала бу азгынлыклар турында әбисенә сөйләгән. Ул оныгын үзе белән Себергә алып китәргә тели, тик аңа баланы бирмиләр. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы.

Елена – нәни Надяның (исеме үзгәртелгән) опекуны. Әнисе Екатерина кызын әбисенә калдырып китә дә үзе теләгәнчә рәхәтләнеп яши. Шулай да, соңрак, кыз белән якынаеп китә, күпмедер вакытка үзе янына да алып китә башлый. Чираттагы бер ялдан соң, Надя әбисенә коточкыч хәлләр турында сөйли. Әнисенең егете Зоирджон аның «теге җиреннән» үпкән, фломастер керткән һәм боларны камерага төшергән. Боларны ишеткәч, Елена полициягә бара. Ә тикшерү вакытында оныгы тагын да куркынычрак нәрсәләр сөйләгән – янәсе, Екатерина аны үги әтисенең җенес органын үбәргә мәҗбүр иткән, сабын ашаткан һәм кыйнаган. Әнисенең телефонында ир-атлар белән язышкан хатларын тапканнар, ул аларга кызының шәрә фотоларын җибәргән. Тик медэкспертиза ачыклаганча, кызны көчләмәгәннәр, һәм аны әнисе Екатерина белән калдырганнар.

Елена оныгын Кемерово өлкәсенә алып китәргә теләгән, әмма әнисе урлау турында гариза яза һәм Надяны кире аңа кайтаралар. Соңрак бала дарулар белән агуланып хастаханәгә эләгә – кыз хәтерен югалткан, ул үз акылында булмый. Әбисе кызын ата-ана хокукларыннан чикләү турында иск язган. Ул, Надяның сүзләренә беркем дә ышанмасын өчен, кызы баладан психик авыру ясарга тели, дип ышана. Елена Мәскәүнең полиция профсоюзына мөрәҗәгать иткән һәм хәзер бөтен өмете шуларда

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 август 2024
    Исемсез
    Балаларны нишлэп органнар якламый ул хэзер, нэрсэ генэ эшлилэр алар!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100