news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче Ләйсән Шакирова өч фәннән бердәм дәүләт имтиханында 300 балл җыйган

news_top

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре игълан ителде. 100 балл җыючылар арасында «КФУ IT-лицее» махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкне тәмамлаган Казан кызы Ләйсән Шакирова да бар. Ул бердәм дәүләт имтиханнарын рус теле, профильле математика һәм химия фәннәреннән биреп, югары нәтиҗәләргә иреште һәм гомуми 300 балл җыйды. Бу турыда Казан мэриясе Мәгариф идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Ул киләчәген химия белән бәйләргә планлаштыра. Ул алга таба укуын дәвам итү өчен А.М.Бутлеров исемендәге Казан федераль университетының Химия институтындагы «Фундаменталь һәм гамәли химия» юнәлешен сайлаган.

Казанда уку елын 181 меңнән артык укучы тәмамлага, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар