Казанда 19 яшьлек кыз, социаль челтәрдә бүләк уйнатуда катнашып, акчасын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Кыз социаль челтәрдә бәйге игъланын күреп ала, уңышын сынап карарга тели. Озак та узмый, аңа җиңүе турында хәбәр итәләр. Тик бүләкне җибәрү өчен комиссия түләргә кирәк була. Кыз бернидән дә шикләнеп тормый, сылтама аша күчә һәм картасының реквизитларын яза. Шуннан соң аның счетыннан 8 меңнән артык акча юкка чыга. Бүләген ала алмагач, ул полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше ачыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте интернетта бүләк отулар турында хәбәр килгәндә уяу булырга һәм таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә өнди. Мошенниклыкка тарыганда, «02» һәм «112» номерлары буенча шундук полициягә шалтырату хәерлерәк.