Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче Ринат маршрут автобусын Башкортстанга куып алып китмәкче булган

news_top_970_100
Казанда яшәүче Ринат маршрут автобусын Башкортстанга куып алып китмәкче булган

«Эфир» телеканалының Ютубында кызыклы видео урнаштырганнар. «Казан кешесе Башкортстанга бару өчен автобусны кулга алырга җыенган», дип атала ул.

Видеодагы ир-ат үзен Ренат дип таныштыра. Әтисе белән бергә Казанның Ямашев проспектындагы бер йортта яшиләр. Ренат сүзләренчә, әтисе аны кыерсыта икән, шуңа күрә ир Башкортстанга апасы янына китәргә уйлаган.

Ренатка 45 нче маршрут автобусына керергә кондуктор һәм пассажирлар ярдәм иткән. Ир Фәйзи урамы тукталышына кадәр барырга җыенган, ләкин соңыннан кире уйлаган...

Бу 45 нче маршрутның ахыргы рейсы була, әмма кондуктор да, автобус йөртүчесе дә  ахыргы тукталыштан кайтып китә алмыйча озак азапланган әле. Соңгы пассажир үзен Башкортстанга алып баруларын сүгенә-сүгенә таләп иткән.

«Сәяхәтче» ир-атны тынычландырыр өчен полиция хезмәткәрләре чакырырга туры килгән, ә алар үз чиратында табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм бу «сәяхәтчегә» бер дә ошамаган күрәсең. Шулай да, узган төндә Ренат Казанда калырга мәҗбүр булган. Башкортстанга бару урынына, аңа социаль адаптация үзәгендә урын тәкъдим иткәннәр.

«Бу башкортларны туганнарча ярату», дип язган «Татарское Прииртышье» телеграм каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100