news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир белән хатынның сигезенче баласы туган

news_top
Казанда яшәүче ир белән хатынның сигезенче баласы туган
Фото: https://kzn.ru. ЗАГС идарәсе

Татарстан башкаласында яшәүче Сергей һәм Татьяна Сибиревлар гаиләсендә 1 атна элек – 11 ноябрьдә – сигезенче бала туган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Яңа туган бала – гаиләдә икенче кыз. Ир белән хатынның 6 улы бар.

Узган атнада Казанда 403 бала туган, аларның 213е кыз, 190ы малай.

Казанда барлыгы 11,1 мең күп балалы гаилә яши, аларда 35 мең бала тәрбияләнә, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар