news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат янгын вакытында ике гаиләне коткарган

news_top
Казанда яшәүче ир-ат янгын вакытында ике гаиләне коткарган

Казанда шәхси йортта янгын вакытында бер ир-ат ике гаиләне коткарган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Шәхси йортта ике гаилә яши. Ир-ат төтен исенә уянып китә, ул үзенең гаиләсен – хатынын һәм улын, йортның күршедәге өлешенең хуҗабикәсен коткара.

Ут чолгап алган бинадан кешеләр барысы да үзләре чыгып өлгерә. Урынга коткаручылар да килеп җитә. Бәхеткә, имгәнүчеләр юк.

Өйдә яшәүчеләрнең сүзләренчә, янгын аш бүлмәсеннән чыккан. Аның сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар