news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат хатынын урлап алып киткән һәм буып үтерергә маташкан

news_top
Казанда яшәүче ир-ат хатынын урлап алып киткән һәм буып үтерергә маташкан
https://pixabay.com/

Казанда яшәүче 47 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Аңа карата кеше урлау, үтерергә маташу өчен гаепләү белдерелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат озак вакытлар буена 42 яшьлек хатыныннан көнләшеп яши. Алар бергә тормый. Берничә ай дәвамында ир хатынын эзәрлекли, артыннан күзәтеп йөри. 12 апрельдә иртән ул хатынын подъезд төбендә көтеп тора һәм машинасына сөйрәп утырта. Аннары ишекләрне бикләп куя. Хатын каршы тора алмасын өчен, ир аның башына ике тапкыр агач борыс белән суга.

Аннары ир хатынын Ботаника урамы тирәсендә бушлыкка алып бара һәм буып үтерергә маташа. Башта чыбык белән, аннары куллары белән буа. Узып баручы кешеләр бу хәлне күреп ала, алар җинаятьчене куркыта. Ир-ат корбанын, машинасын ташлап качып китә.

Җинаятьче гаебен өлешчә генә таныган. Эш судка тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар