Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат, сөйгәне белән талашкач, хатынның улына пычак кадаган

news_top_970_100

17 ноябрьгә каршы төндә Казанның Гудованцев урамында ике кеше пычак белән яралана. Якынча версия буенча, 45 яшьлек ир-ат хатыны белән талаша. Аннары ул хатынның 27 яшьлек улыннан үч алырга була һәм күрше бүлмәдә йоклап яткан егеткә пычак кадый. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Җинаятьче башта 27 яшьлек егетнең аркасына пычак кадый, аннары хатынының аягына кадый. Хатын канга баткан улын коткармакчы була. Ул стена аша күршеләренә шакый. Ләкин күрше хатын ишетми. Шуннан соң яралы хатын подъездга йөгереп чыга, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыруны сорый.

Күрше хатын сүзләренчә, бу гаиләдә еш кына хәмер эчәләр. Табын корып утырганнан соң төрле хәлләр була. Әле ярты ел элек кенә хуҗабикәнең улы, бишенче каттан егылып төшеп, аягын сындырган булган.

Хатынының улына һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100