Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат баласын урлап алып киткән һәм ел ярым әнисеннән яшереп тоткан

news_top_970_100
Казанда яшәүче ир-ат баласын урлап алып киткән һәм ел ярым әнисеннән яшереп тоткан
https://pixabay.com/

Казанда яшәүче ир-ат баласын хатыныннан урлап алып китә һәм бала белән ананы ел ярым очраштырмый. Ул суд утырышларына да килми. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Ир-ат былтыр май аенда элеккеге хатыныннан улын урлап китә. Ата белән бала ел ярым качып яши. Бу вакытта бала анасы белән яшәргә тиеш була, дип сөйләгәннәр Татарстан приставлары.

«Ир-ат озак вакыт дәвамында бала белән анага аралашырга комачаулый. Хатын-кыз судка мөрәҗәгать итеп, баланы үзенә бирүләрен сорый. Суд ананың шикаятен канәгатьләндерә. Ләкин ир-ат, суд карарына буйсынмый, озак вакыт дәвамында улы белән качып яши», – дигәннәр ведомствода.

Баласын урлаган әти кешегә карата эш ачыла, ул баланы анасына тапшырырга тиеш була. Ир-ат элемтәгә чыкмау сәбәпле, аны эзләүгә бирәләр. Тиз арада ир-ат табыла. Бу кешенең баласы белән Сочида качып ятуы ачыклана, дип сөйли баланың анасы.

Аның сүзләренчә, бу вакыт дәвамында ир-ат баланың анасына яла ягарга маташа.

Приставлар килгәч, ир-ат башта бинада эчтән бикләнә, аннары улы белән качып китмәкче була. Ләкин суд приставлары тырышлыгы белән, баланы анасына кайтарып бирәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100