Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат 6 метр тирәнлектәге коеда батып үлгән

news_top_970_100
Казанда яшәүче ир-ат 6 метр тирәнлектәге коеда батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә кич белән Казанның Төньяк-Көнбатыш урамындагы насос станциясенең коесына бер ир-ат егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр ир-атны эзләп таба алмагач, 112 номерына шалтыраткан. Урынга килгән коткаручылар 6 метр тирәнлектә коены тапкан. Бу коеда 2 метр тирәнлектә су булган. 

Кичке җиденче яртылар тирәсендә 36 яшьлек ир-атның мәетен кое төбеннән алганнар, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнең бирегә ничек килеп эләгүе хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100