Казанда яшәүче 5 кеше 6 миллиард сумны акчага әйләндергән өчен суд каршына басачак. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Коммерцияле фирма башлыгы 2024 елда җинаятьчел төркем оештыра, анда катнашучылар «обнал» – акчага әйләндерү белән шөгыльләнә. Эш вакытында алар 6 миллиард сумны акчага әйләндергән, ә аларның законсыз табышы 570 миллионнан артып киткән.
Моннан тыш, 2017-2019 елларда фирма башлыгы 67 миллион сумнан артык салым түләүдән качкан, ә 2019-2021 елларда акчаларны ялган боерыклар нигезендә күчергән.
Бу кешеләрне салым түләүдән качуда, түләү чараларының хокуксыз әйләнешендә, законсыз банк эшчәнлегендә, шулай ук җинаятьчел төркем оештыруда гаеплиләр. Тикшерү барышында алар бары тик 1,9 млн сумны гына кире кайтарган.