news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче пенсионер хатынның өен ком белән күмә башлаганнар – видео

news_top
Казанда яшәүче пенсионер хатынның өен ком белән күмә башлаганнар – видео
видеодан скриншот

Казанның Пилот урамында төзүләр шәхси йортны ком белән күмә башлаган. Өйдә яши торган пенсионер хатынга эшчеләр аңлатканча, «алар үз вазифасын башкара». Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Төзүчеләр комны шәхси йорт стеналары янына ук бушата. Шулай итеп, бөтен өй күмелеп калу куркынычы бар. Хуҗабикә өе шатыр-шотыр килгән тавышка уянган. Ләкин куркуга калган пенсионерга эшчеләр гади җавап бирә – «үз эшләрен эшлиләр», диелә хәбәрдә.

«Чыксам, өем күмелеп калуын күрәм. Ул инде күптән шатырдый, тиздән агып китәр, мунча да шунда гына. Аны тулысынча күмәрләр инде», – ди бу хатын.

Аның сүзләренчә, аңа күченергә тәкъдим иткәннәр, ләкин төзелеш фирмасы белән хуҗабикә бәясен килешә алмаган. Шуннан соң пенсионер хатын вулкандагы кебек яши – өй өстендә манаралы кран эшли, кырыйлардан ком килә.

«Эшләр безнең милек хокукы булган җир участогы чикләрендә башкарыла. Барысы да закон буенча», – ди «Бриз» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Беляков, дип яза «Татарстан 24».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар