news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче әби фатирын сатып, мошенникларга 11 млн сум акча күчергән

news_top

Казанда яшәүче 74 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 11 млн сум акча күчергән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мошенниклар аңа ведомство хезмәткәре булып шалтыратып, имеш аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтын ватып, счетларыннан акча алырга тырышуларын әйткән. Пенсионер хатын-кыз акчасын «саклап калу» өчен мошенниклар курьеры аша 3 млн сум тапшырган.

Берничә көннән соң аферистлар хатын-кызны торак урынын да «иминләштерергә» кирәк дип ышандырган. Алар фатирын сатып, акчаны янә саклауга тапшырырга кушкан. Нәтиҗәдә ул фатирын 8 млн сумга саткан һәм акчаны мошенниклар курьерына биргән.

Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар