news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшь кызны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top

Казанның Бондаренко урамындагы фатирларның берсендә 26 яшьлек кыз мәете табылган. Аның муенына пычак кадалган. Бу турыда kazanfirst.ru хәбәр итте.

Фаҗига булыр алдыннан бу кыз фатирына ир-ат чакыра. Алар бер-берсен күптән түгел генә танышулар сайтыннан тапкан.

Очрашкач, бер мизгелдә егет белән кыз талаша башлый. Аннары ир-ат кызны үтерә һәм чыгып кача.

Кыз мәетен подъезддагы күршесе таба. Ир-ат фатир ишеге ачык булуын абайлап ала, ишек артында кан эчендә ята торган мәетне күрә. 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны күзәтү камералары аша карап табалар. Аның Әмирхан урамындагы мәчеткә таба качып китүе күренә.

Якын чит илдән килгән 22 яшьлек егетне тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар