Казанда янгында алты яшьлек бала һәлак булган

28 сентябрьдә Казанның Чуйков урамындагы 49нчы йортта урнашкан фатирда янгын чыга. Фаҗига вакытында алты яшьлек бала һәлак була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын турында кичке җиделәр тирәсендә хәбәр итәләр. Тугыз катлы йортның икенче катында урнашкан ике бүлмәле фатирдагы янгынны югары катлаулылыкта дип бәялиләр. Бирегә Казан янгын сүндерү-коткару гаризонының хезмәткәрләре килә.
Коткаручылар килеп җиткәнче үк, йорттагы кешеләр үзләре урамга чыга, 17 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә, шуларның икесе - яна торган фатирда яшәүчеләр.
Янгын сүндергән вакытта, ут чолгап алган фатирдан ир-атны һәм нәни малайны алып чыгалар, аларны табибларга тапшыралар. Табиблар баланы карагач, сабыйның үлгәнен ачыклый. Ир-атны исә 7 нче хастаханәгә озаталар. Ул төтен белән агуланган дип фаразлана.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, яна торган фатирдан чыгып котыла алган ике кешене дә төтен белән агуланган дип бәялиләр һәм хастаханәгә озаталар.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.