Узган кичтә Казанның Яңа Вахитов урамында 2 йорт һәм каралты-кура янып беткән. 4 балалы гаилә өйсез калган. Якынча версия буенча, янгын электр чыбыкларының иске булуы аркасында чыккан. Ут чыккан мизгелдә өйдә балигъ булмаган 4 бала булган. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.
Малайларның олысы чыбыкның пыскый башлавын күрә, утны үзе сүндерә һәм әти-әнисенә шалтырата. Күршеләре балаларны урамга чыгара һәм үзләренә алып керә. Әмма бераз вакыттан тәрәзәдән өйнең кабат яна башлаганын күрәләр. Тик бу юлы үз көчләре белән генә сүндерә алмыйлар, янгын сүндерүчеләр чакырырга туры килә.
Ут агач йорттан ишегалдындагы корылмаларга да күчә. Инде берничә минуттан дистәләгән квадрат метр дөрләп яна башлый. Якынча мәгълүматлар буенча, электрга түләмәгән өчен, йортны берничә мәртәбә электрдан аерган булганнар, әмма хуҗалар үзләре мөстәкыйль куша торган булган. Күрәсең, янгын шуның аркасында килеп чыккан да.
Янгында кешеләр зыян күрмәгән. Фаҗиганең төгәл сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ачыклаячак.