Казанда Яңа елга багышланган чаралар 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр шәһәрнең 8 мәйданчыгында узачак. Шәһәр башкарма комитеты әзерләгән проект карарына хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бәйрәм чаралары түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
- «Казан» гаилә үзәге яны,
- Иске Татар бистәсе,
- «Черек күл» паркы,
- Дәрвишләр бистәсе скверы,
- «Сосновая роща» паркы,
- «Крылья Советов» паркы,
- Казан Кремленең Гавәми урыннары ишегалды,
- Казанның «Парклар һәм скверлар дирекциясе» парклары – аерым план нигезендә.
Казан башкарма комитеты Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын булдырган, диелә хәбәрдә.