Казанда ягып җылыту сезонын 7 майда тәмамларга планлаштыралар. Мондый карар җылы һава торышы урнашу сәбәпле кабул ителгән: гамәлдәге кагыйдәләр буенча, уртача тәүлеклек температура биш көн рәттән +8 градустан югары булса, җылы бирү туктатыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Җылыту сүндерелгәннән соң, шәһәрнең җылылык челтәрләрен киләсе кышка әзерләү башланачак.
Бу чорда торак йортларда кайнар су вакытлыча сүндерелә. Эшләр шәһәрнең төрле районнарында этаплап уза, бу белгечләргә торбалардагы зыяннарны вакытында ачыкларга һәм төзәтергә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.