news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ягулык салу станцияләрендә ажиотаж акрынлап кими - мэрия

news_top
Казанда ягулык салу станцияләрендә ажиотаж акрынлап кими - мэрия
Фото: © «Татар-информ»

Казанда ягулык салу станцияләрендә ажиотаж акрынлап басыла. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, паника һәм чиратлар кими бара. «Бүгенге көндә бернинди өзелекләр дә юк», – диде ул атналык киңәшмәдә.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров аңлатканча, шәһәр тормышы туктап калмасын өчен, «ТАИФ» компаниясе җәмәгать транспорты һәм барлык шәһәр хезмәтләре өчен аерым ягулык салу станциясе бүлеп биргән. Бу – гадәти заправкаларда кабат ягулыкка ихтыяҗ арткан очракта да, автобуслар, махсус техника һәм ашыгыч хезмәтләр тыныч кына ягулык сала алсын өчен эшләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар