Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яңа Зур концертлар залы кайда урнашачак?

Татарстан башкаласында яңа Зур концертлар залы булачак – мэрия төзелеш өчен урын сайлый инде.

news_top_970_100
Казанда яңа Зур концертлар залы кайда урнашачак?

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясендә студентлар белән очрашу вакытында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Казан мэры Илсур Метшин башкалада 3-3,5 мең кеше сыйдырышлы яңа концертлар залы төзү турындагы планнар турында әйтте. Залның урыны буенча берничә вариант бар - “Ак Барс” көрәшләр сарае артында, “Казан” гаилә үзәге һәм “Ривьера” арасындагы территориядә һәм Адмиралтейская бистәсе янындагы елга комы базасы янындагы мәйданда.

Төзелеш турында беренче планнар

Казанда Зур концертлар залы төзү турындагы тарих биш ел элек башланды. Мондый объект төзү буенча беренче планны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда яшь архитекторлар семинарында әйткән иде. Ул вакытта республика җитәкчесе 3,5 мең урынга исәпләнгән конгресс-үзәк проекты белән кызыксынды. Шәһәр мэры Илсур Метшин исә аны Адмиралтейская бистәсе территориясендә төзү турында җәмәгатьчелек белән киңәшергә күрсәтмә биргән иде.

Бина зур диңгез кабырчыгы рәвешендә булыр дип күзалланды. Эчтә - киңәшмәләр һәм күргәзмәләр залы булырга һәм шуларның берсе өч мең кеше, икенчесе меңьярым кеше сыйдырырга тиеш иде. Тик проект гамәлгә ашырылмады.

Шул ук елның ноябрь аенда, халыкара сәяси хәл кискенләшү сәбәпле, Юрмалада уза торган “Яңа дулкын” эстрада башкаручылары бәйгесен күчерү турында сүз чыкты. Латвия Тышкы эшләр министрлыгының Украинадагы вакыйгаларга карата позициясе нәтиҗәсендә, Россия артистлары Иосиф Кобзон, Олег Газманов, Валерияне илгә кертергә ярамый торган аерым исемлеккә эләкте.

Казан дәүләт думасы депутатлары, Универсиаданы уңышлы үткәрүне ассызыклап, бәйгенең президенты Игорь Крутойга һәм Россия Мәдәният министрлыгына әлеге чараны Казанга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бу - Казанда яңа зур концертлар залы төзү генә түгел, Россиянең музыкаль башкаласы булып танылу өчен дә яхшы мөмкинлек иде.

Бәйгене Казанда уздыру фикерен халык бик хуплап кабул итте.”Казанда "Яңа дулкын” өчен” иҗтимагый комитеты төзелде, активистлар Россия Президентына мөрәҗәгатькә имзалар җыйды, флешмоблар оештырды.

“Яңа дулкын” бәйгесен оештыру урыны итеп Кырым, Сочи, Баку, Калининград шәһәрләрен дә өйрәнделәр.

2014 елда кышкы Олимпиада уеннарын уңышлы уздыруны истә тотып, киләсе “Яңа дулкын” Сочида булачагы декабрь аенда билгеле булды. Шундый максат белән Кара диңгез буендагы ял курортында 2,5 мең тамашачы сыярлык махсус концертлар залы - New Wave Hall төзелде.

2017 елда Казанга “Яңа дулкын”ның балалар өчен оештырылган бәйгесе “Игелекле дулкын” күчте. Бу да яңа Зур концертлар залы төзү өчен этәргеч булырга мөмкин.


Зур залны төзү генә түгел, аны тутыру да мөһим

Концертлар залы төзү турындагы фикерне былтыр 8 март алдыннан федераль һәм җирле матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңадан кузгатты. Республика җитәкчесе Казанда концертлар залы булдыру турында мәсьәлә өйрәнелә, дип белдерде.

Башта бу концерт-күргәзмә залы булырмы, йә ул бары тик концертлар өчен генә булырмы, дип уйлашканнарын әйтте Татарстан Президенты.

Шулай да, Казанда “КазаньЭкспо” халыкара күргәзмәләр залы төзегәннән соң, бу сорау чишелде. Бары тик тамашалар өчен генә мәйдан төзү турында карар кабул ителде.

“Концертлар залын төзү урыны буенча берничә вариант бар. Шәһәр үзәгендә – түгел. Казанның икенче ярында ул яхшы урнашыр иде, матур күренеш һәм шәһәр халкы өчен география ягыннан да уңайлы булыр”, - дип әйтте республика җитәкчесе.

Моннан тыш, Татарстан Президенты зал төзү турында гына түгел, аны кешеләр белән тутыру турында да уйлау мөһим, дип басым ясап әйтте. “Аның ничә кеше сыйдырачагын аңларга кирәк: өч меңме, биш меңме? Залны тутырырга кирәк бит”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Полина Гагаринадан хат

Концертлар залы төзүне Россия эстрада йолдызлары да хуплады. Популяр җырчы Полина Гагарина Татарстан башкаласында зур концертлар залы булмау зур югалту, диде. Былтыр ноябрьдә Казанда фан-очрашу вакытында җырчы яңа мәйдан төзү турында хат язарга җыенуын әйтте.

“Казанда зур концертлар залы булуын бик телим. “Пирамида”, “Эрмитаж” барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмый. Чараның масштабын бик күрсәтәсе килә (Полина Гагаринаның шоу-концертын - ред. искәрмәсе). Чираттагы тапкыр моны эшләп булмый”.

Җырчы үзенең тамашачысын “зур сәхнәле шәп концертлар залы, анда барысы да тиешенчә булырлык итеп” төзү турында хатлар язарга чакырды.

“Минемчә, Казан - гаҗәеп матур, зур һәм мәдәни үзәк, бу зур югалту. Бик матур Курчак театрыгыз бар, ә концертлар сарае юк”, - диде Полина Гагарина.

Илсур Метшин: Зур концертлар залы өчен урын сайлыйбыз

Хәзерге вакытта яңа объектны төзү өчен урын эзләү белән шөгыльләнәбез, дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе студентлары һәм укытучылары белән очрашу вакытында.

Очрашуда катнашучыларның берсе шәһәр башлыгыннан Казанда зур концертлар залы төзү планнары турында сорады. “Без планлаштырып кына калмыйбыз, таләп ителгән урыннар хисабын истә тотып, хәзерге вакытта төзелеш өчен урын сайлыйбыз”, - диде Илсур Метшин.

Концертның бәясе шәһәр халкы һәм кунаклар күтәрә алырлык булсын өчен, залда кимендә ике мең урын булырга тиеш, дип искәртте мэр.

Яңа объект төзү өчен берничә урын карала - “Ак Барс” көрәшләр сарае артында, “Казан” гаилә үзәге һәм “Ривьера” арасындагы территория һәм Адмиралтейская бистәсе янындагы елга комы базасы янындагы мәйдан, дип сөйләде Казан мэры.

“Без бу мәйданда үзебезнең артистлар да чыгыш ясый алсын, дип телибез. Хәзерге вакытта Татарстанда туган сәнгать эшлеклеләре бик күп, алар бүген дөньядагы иң яхшы мәйданнарда чыгыш ясый”, - диде Илсур Метшин.

Яңа Зур концертлар залы Казанда 2020 елда барлыкка килүе ихтимал. Майда республика киң колач белән Татарстан АССР төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100