news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яңа кибет ачылгандагы этеш-төртештә кешеләр балаларын югалткан

Кайберәүләр балаларын югалткан, дип язалар социаль челтәрләрдә.

news_top
Казанда яңа кибет ачылгандагы этеш-төртештә кешеләр балаларын югалткан
социаль челтәрләрдәге видеодан скриншот

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Галамарта» кибетен ачканда этеш-төртештә кешеләр балаларын югалткан, дип язалар социаль челтәрләрдә.

Кешеләр кибет ачылганчы ук җыелган, көтеп торалар. Ишекләр ачылуга барысы да эчкә атыла, бәйрәм уңаеннан эленгән шарлар да шартлый.

«Галамарт» йорт кирәк-яраклары сата торган кибет. Ачылу уңаеннан биредә ташламалар булган.

Социаль челтәрләрдә кешеләрнең үз-үзләрен тотышын гаепләп язалар.

«Кешеләргә ял көнендә башка шөгыль юкмы әллә? Бәйрәм көнне сәүдә йортына баралар»;

«Нигә кешеләр шундый кыргый? Балаларын югалтырлык дәрәҗәдә этешәләр»;

«Безнең халыкны төзәтерлек түгел. Нигә анда балаларың белән барырга?»

«Хурлык. Халык сарык кебек. Анда бит чыннан да хәерчеләр бармый, рухи яктан хәерчеләр бара»;

«Балаларын калдырып кибеткә чабарлык нинди сәбәп булган икән?»

«Авылда беренче кибет ачылган бит, өлгереп калырга кирәк», - дип комментарийлар калдырганнар интернетта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар