news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда йөкле хатынны ире үтергән

Алтынчы аен йөкле булган хатын ирен беркайда эшләмәгән өчен гаепләгән.

news_top
Казанда йөкле хатынны ире үтергән

Татарстан буенча Тикшерү комитеты 32 яшьлек Андрей Парахинга карата җинаять эше ачкан. Аны йөкле хатынны үтерүдә гаеплиләр. 

Бу кеше 1 майда Казанда исерек килеш 33 яшьлек бергә яши торган хатыны белән талашкан. Хатын ирен беркайда эшләмәгән өчен гаепләгән, ул үзе исә алтынчы ай йөкле булуына карамастан, эшкә йөргән. Бу хатын таксида эшләгән. Җавап итеп Парахин хатынга пычак белән суккан. 

Мәрхүмә хатынның беренче никахтан туган улы "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Ләкин хастаханәгә барышлый, хатын вафат булган.

Парахин гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар