news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Хухра белән Атика туган

news_top
Казанда Хухра белән Атика туган

Казан мэриясе сайты хәбәр итүенчә, Казанда узган атнада 249 никах теркәлгән, 206 малай һәм 168 кыз туган.

Иң кечкенә бала 1120 граммлы булган, иң зуры – 4630 граммлы.

Иң еш кушылган исемнәр:

Михаил, Роман, Раян, Леон, Әмир, Данил, Саид, Мирон, Камилә, София, Амелия, Ясминә, Әминә, Ульяна, Эмилия, Есения, Мия, Айлин, Ева.

Иң сирәк исемнәр дип сайтта Саян, Айрат, Юрий, Тимофей, Ян, Яромир, Сабир, Ильяр, Нил, Усман, Юсуф, Асылъяр, Имран, Хухра, Атика, Наргис, Илюзя, Аглая, Эвелина, Афина, Лея исемнәрен атаганнар.

Быелның 5 аенда аерылышучыларның кимүе күзәтелә – 24 процентка кимегән. Никахлашучылар саны шул ук тирәдә – 1,2 процентка арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар