Казанда хуҗасы бикләнмичә калдырылган Hyundai автомобилен урлап киткәннәр. Полиция хезмәткәрләре машинаны тиз арада тапкан һәм хуҗасына кайтарган. Бу турыда «Татарстан24» каналы хәбәр итте.
Әлеге хәл 26 гыйнварга каршы төндә шәһәр үзәгендә булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир-ат Hyundai автомобилен Вишневский урамында калдыра һәм ишекләрен бикләмичә китә. Әйләнеп килгәч, хуҗа кеше машинасының юкка чыгуын ачыклый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, бикләнмәгән автомобиль 25 яшьлек егетнең игътибарын җәлеп итә. Ул әлеге мөмкинлектән файдаланып, транспорт чарасын урлый.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене оператив рәвештә тоткарлый. Автомобиль табыла һәм законлы хуҗасына кире кайтарыла.
Урлау факты буенча җинаять эше ачылган. Егет гаебен тулысынча таныган, хәзерге вакытта ул читкә китмәү турында имза куйган, диелә хәбәрдә.
Видео: ТР Эчке эшләр министрлыгы