news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда XIV Республикакүләм ифтарга әзерлек: программа, билетлар һәм тәртип кагыйдәләре

13 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.

news_top
Казанда XIV Республикакүләм ифтарга әзерлек: программа, билетлар һәм тәртип кагыйдәләре
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла. Казандагы Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе санала, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Быел Республикакүләм ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар җыелачак.

«Абыстайлар хәзинәсе» күргәзмәсе һәм хәләл ярминкә

Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгән. Ул намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда 15:00 сәгатьтә башланачак. Биредә «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе ачылачак. Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен алып киләчәк. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе оештырылачак.

Рәсми өлеш һәм мәдәни программа

16:30 сәгатьтә 2 нче павильонда (намаз уку залында) Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше башланачак. Программа Коръән уку һәм дога кылу, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән ачылачак. Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясаячак. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып барачак.

Авыз ачу һәм ахшам намазы

17:43 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм авыз ачу вакыты җитәчәк. Аңарчы ифтар кунакларына су таратылачак. Мөселманнар Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, 3 нче павильонда мул өстәлләр артында ифтар башланачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары аерым булачак.

Билетларны алу тәртибе

Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, бары тик басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук Нәзарәттән килеп алырга мөмкин.

Катнашучылар өчен мөһим кагыйдәләр

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

  • ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;
  • «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына 17:30 сәгатькә кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;
  • билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;
  • бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;
  • чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Транспорт һәм куркынычсызлык чаралары

Ифтарны югары дәрәҗәдә уздыру, кунакларга уңайлы шартлар тудыру, иминлекне тәэмин итү өчен, оештыручылар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлларында һәм ифтар мәйданчыкларында тиешле чаралар күрә. Мисал өчен, автомобиль йөртүчеләр өчен – машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар булачак, куркынычсызлык системасы ике тапкырлы итеп – алдан тикшереп кертү пунктында (КПП) һәм «Казан Экспо» үзәгенә ике аерым урыннан керү юлларында эшләячәк. Бина эчендә дә халык агымы җайга салыначак: юл күрсәткечләре куелачак, мәйданчыклар тасмалар белән әйләндереп алыначак.

Волонтерлар ярдәме һәм ашыгыч хезмәтләр

Ифтар оештыруга 14 яшьтән өлкәнрәк 720 волонтер җәлеп ителде. Алар кунакларны каршы алачак, намаз уку һәм авыз ачу урынына озатып куячак.

Кешеләргә чара вакытында юл күрсәтергә булышудан тыш, алар берничә көн алдан җиләк-җимеш, яшелчә һәм кипкән җимешләрне юачак, табыннар корачак, кунакларны өстәлләр артына утыртачак һәм ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырачак.

Ифтар уздыру вакытында шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, тәртип саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар