Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда хатын-кызны өе янында чүкеч белән кыйнап үтерүче җинаятенең сәбәбен әйткән

news_top_970_100
Казанда хатын-кызны өе янында чүкеч белән кыйнап үтерүче җинаятенең сәбәбен әйткән
видеодан скриншот

Казанда кредит оешмасында эшләүче хатын-кызны вәхшиләрчә үтергән ир-атны сак астына алганнар. Аны җинаять кылганнан соң берничә сәгать узгач, улы белән бергә шәһәрдән чыгып китәргә маташканда тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үтерүдә шикләнелүче турында күршеләре бары тик яхшы сүзләр генә әйтә, өлкән яшьтәге әнисе янына килеп йөрүен дә сөйлиләр. Бу ир-ат беренче тапкыр сорау алганда ук вәхшиләрчә үтерүгә катнашы булуын сөйләп бирә, сәбәбен дә аңлата.

Күп катлы йорт подъездындагы камера кич белән йорт кырыена кара киемле ир-ат килүен төшереп ала. Ул телефонын ашыгыч рәвештә куя, куртка эченнән чүкеч чыгара һәм корбаны килгәнен көтеп тора.

Якынлашып килүче хатын-кыз, кара киемле ир-атны күреп, туктап кала. Һөҗүм итүче аның башына чүкеч белән бәрә. Хатын-кыз ялваруына карамастан, ир-ат сугуын дәвам итә. Җинаятьче ишегалларына кереп югалгач, язма туктала.

Биредә яшәүчеләр «ашыгыч ярдәм» чакыра, хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр. Табиблар берничә сәгать тырышуга карамастан, аны коткара алмыйлар.

Мәрхүмә хатын 36 яшьлек Елена Р. булып чыга, ул өенә 200 метр чамасы кайтып җитә алмый кала. Күршеләре сүзләренчә, ул коммуналь фатирдагы бүлмәдә ялгызы яши, беркем белән аралашмый диярлек. Иртән иртүк чыгып китә, кич соң гына кайта.

«Үзе генә яшәде, янына беркем килмәде. Нормаль, тыныч кыз иде», – ди күршеләре.

Еленага һөҗүм итүчене берничә сәгать эчендә тоталар. Биредә яшәүче 55 яшьлек Вадим З. һәм аның улы Рәис, машинага утырып, шәһәрдән чыгып китәргә маташа, ләкин шәһәр читендәге трассада аларны тоталар. Әтисе белән улы бергәләшеп эшләгән булуы ихтимал, алар һөҗүмне бергә оештырган. Беренче тапкыр сорау алганда ук ир-ат гаебен таныган, мотивын сөйләгән, диелә хәбәрдә.

«Былтыр декабрьдә ир-ат бергә яши торган хатыны белән Казандагы бер оешмага кредит алырга килә. 100000 сум түләп, килешү төзиләр. Аннары алар бу оешмада эшләүче 36 яшьлек хезмәткәрнең гамәлләре белән канәгать калмый, һәм ир-ат аны җәзага тартырга була», – дигән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тоткарланган ир-атның күршеләре сүзләренчә, ул яхшы кеше булган, карт анасының хәлен белешергә дә онытмаган, аның улы әбисе белән яшәгән.

«Оныгы биредә яши, улы килгәләп йөри булып чыга?» – дигән сорауга «Әйе, монда күченгәч, укый башлады», – дип җавап биргәннәр.

Хәзер ир-ат СИЗОда суд көтә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100