30 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры бинасында Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк.
Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Апанай мәчете каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра.
Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста яшь буенча чикләүләр куелмый, Россия гражданнары булган хатын-кызлар катнаша ала.
Бәйге дүрт номинация буенча уза:
- 30нчы җүзне яттан белү. 4 җүздән дә күбрәк белмәүче, «Татар Хафиз» проекты катнашучылары өчен;
- «Әл-Хүҗүрат» сүрәсеннән «Ән-Нәс» сүрәсенә кадәр яттан белүчеләр өчен. 15 җүздән дә күбрәкне белмәүчеләр өчен;
- Коръәнне тулысынча яттан белү;
- тиләвә – тәҗвид кагыйдәләре белән Мүсхәфтән уку. Ким дигәндә 5 җүзне белүчеләр өчен.
- Бәйгедә катнашу өчен анкета тутырырга кирәк.