news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда хатын-кызлар арасында IV Республикакүләм Коръән бәйгесе җиңүчеләре билгеле

news_top

30 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры бинасында Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Апанай мәчете каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлеге чарада 100дән артык конкурсант катнашты, шуның 27се финалга чыкты. Катнашучыларның географиясе бөтен республиканы колачлый.

Бәйге дүрт номинация буенча үтте: 30нчы җүзне яттан белү; «Әл-Хүҗүрат» сүрәсеннән «Ән-Нәс» сүрәсенә кадәр яттан белү; Коръәнне тулысы белән яттан белү; тиләвә – тәҗвид кагыйдәләре белән Мүсхәфтән уку.

Конкурс «Возвращение» хәйрия проекты ярдәмендә Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръәнне ятлаучы мөселман хатын-кызларына ярдәм итү һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады. Ул Татарстан мөфтиятенең Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге һәм Коръәнне ятлауның фазыйләтләре турында сөйләде.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм башкалар чыгыш ясады. Алар хатын-кызлар өчен Коръән фәннәрен үзләштерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки алар мөселман өммәтенең төп тәрбиячеләре булып тора.

Һәр финалист партнерлардан кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар алды, ә «Коръәнне тулысы белән яттан белү» номинациясендә беренче урынны яулаучыга махсус бүләк – гомрәгә юллама бирелде.

Җиңүчеләр исемлеге

«30нчы җүзне яттан белү» номинациясе:

  1. Фәсахова Мәрьям (Казан);
  2. Шакирова Сумэйя (Казан);
  3. иһаншина Тәслимә (Түбән Кама).

«Әл-Хүҗүрат» сүрәсеннән «Ән-Нәс» сүрәсенә кадәр яттан белү» номинациясе:

  1. Сингатуллина Зәйнәп (Әлмәт);
  2. Хәмзинә Хәнифә (Мөслим);
  3. Ганиева Сумайя (Казан).

«Тиләвә – тәҗвид кагыйдәләре белән Мүсхәфтән уку» номинациясе:

  1. Сингатуллина Салихә (Әлмәт);
  2. Хәҗметдинова Нурия (Түбән Кама);
  3. Кузиева Газизә (Казан).

«Коръәнне тулысы белән яттан белү» номинациясе:

  1. Хаҗиева Айсылу (Югары Байлар);
  2. Хәйруллина Ирада (Казан);
  3. Дәүләтова Әнисә (Әлмәт).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар