news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе була

news_top

2026 елда Казан зур мәртәбәгә лаек булды – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Һәм Бөек Раббыбыз Аллаһның рәхмәте белән, бу бәрәкәтле елга багышланган чаралар Изге Коръән уку белән башланачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 апрельдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара Изге Коръән премиясе узачак.

Бу кичтә Коръәннең илаһи аятьләре дөньяның төрле почмакларыннан килгән, финалга чыккан иң көчле карыйлар башкаруында яңгыраячак. Аларның йөрәкләргә үтеп керүче моңлы тавышлары безгә Изге Китапның мәңгелек хакыйкатен һәм гүзәллеген искәртер. Ә үзенчәлекле театральләштерелгән тамаша ислам нигезендә яткан гомумкешелек кыйммәтләренең тирәнлеген ачып бирер.

Бәйгедән тыш, театр фойесында «Коръән дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә була. Ул Изге Китапның иңүе, язылуы һәм гасырлар аша сакланып килүе тарихын ачар, ди оештыручылар.

Билетларны Галиәсгар Камал исемендәге театрның рәсми сайтыннан сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар