Казандагы югары уку ректорларының хезмәт хакы турында «Татарстан 24» каналы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 2022 елда Казандагы 3 ректор аена 500 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы ала. Беренче урында – КФУ җитәкчесе Ленар Сафин. Ул 1 айга 579 мең сум эшли.
КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков аена 544 мең сум ала.
КГЭУ җитәкчесе Эдвард Абдуллазянов аена 527 мең сум хезмәт хакы эшли.
КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев аена 489 мең сум ала, диелә телеканал хәбәрендә.