Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда вәхшиләрчә үтерелгән кызның апасы: «Ул үтерүче белән таныш түгел иде»

news_top_970_100

Казанда 26 яшьлек Ирина фаҗигале һәлак була. Аны «мәрхәмәтле, гадел һәм тормыш сөючән» дип искә алалар. Ирина Бондаренко урамында фатир арендалап яши. Якын чит илдән килгән 22 яшьлек егет аңа берничә тапкыр пычак кадый һәм кача. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Интернетта таралган хәбәрләрдә, егет белән кыз танышулар сайтында аралашкан, аннары очрашкан, дип язалар. Егет кызның фатирына килә, интим таләп итә, ләкин Ирина баш тарта. Шуннан соң егет кызның муенына пычак кадый. Иринаның апасы Светлана сүзләренчә, бу хәбәрләр дөрес түгел.

«Интернетта язганнар дөрес түгел. Ирина аның белән бөтенләй таныш түгел иде», – ди Светлана.

Аның сүзләренчә, хәзер тикшерү бара. Җинаять турында хәбәр килүгә, шикләнелүчене эзли башлыйлар. Аның юлын урамдагы күзәтү камераларына карап ачыклыйлар. Хәзер җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган.

Светлана сүзләренчә, Ирина гомер буе мәрхәмәтле, гадел була. Логистикада эшли. 

«Аның дуслары күп иде. Барысы аны яхшы итеп искә ала. Балалар ярата иде», – ди Светлана.

«КП-Казань» хәбәрчесе җинаять урынына барган. Күршеләр бернинди шикле тавыш ишетмәвен әйткән.

«Монда кем яшәгәнен дә аңламассың. Күп фатирларны арендага бирәләр», – ди бер күрше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100