Узган төндә Оренбург трактындагы 95нче йорт янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Казанның Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, 20 яшьлек «ВАЗ 21123» автомобиле йөртүчесе Ферма шоссесы ягыннан Җиңү проспекты юнәлешендә зур тизлек белән хәрәкәт иткән. Бер мизгелдә ул идарәне югалткан һәм ут баганасына килеп бәрелгән. Автомобиль туры мәгънәсендә берничә кисәккә өзелгән.
Яшь йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасы медицина учреждениесенә алып киткән.