news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда үсмер балага эт ташланган – видео

news_top

Казанның Совет районы Светозарная урамында мәктәптән кайтып килүче тугызынчы сыйныф укучысына эт ташланган. Эт ташланган мизгел видеокүзәтү камераларына да теркәлгән: эт көтмәгәндә үсмергә ташлана, башта портфеленә, аннан кулына ябыша. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.

Зыян күргән баланы ДРКБга алып киткәннәр. Табиблар аңа биш җөй салган, шулай ук котыру чиренә карны прививкалар курслы да билгеләгәннәр. Яралану аркасында укучы берникадәр вакыт яза алмаячак һәм бу имтиханнарга әзерләнүне катлауландыра.

Үсмернең әнисе сүзләренчә, ул элегрәк берничә мәртәбә хайваннарны тоту хезмәтенә мөрәҗәгать иткән булган, тик вазгыять үзгәрмәгән. Монда яшәүче халык сөйләгәнчә, бу агрессив этне ашатып торган булырга мөмкиннәр, шунлыктан ул бу территорияне үзенеке сыман кабул итә.

Полиция бу хәл буенча тикшерү башлаган. Хокук сакчылары этнең хуҗасы булу-булмауны һәм моның өчен кем җавап тотарга тиешлеген тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар