Казанда урманга киткәннән соң югалган ир-ат белән хатын-кыз мәете табылды
Алар 24 сентябрьдә Дәрвишләр бистәсеннән чыгып киткән булган.
24 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ир-ат һәм хатын-кыз урманга китә һәм әйләнеп кайтмый. Хәзер аларның мәетләрен тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Киселева Лилия Рамазановнага 43 яшь, Серков Сергей Юрьевичка 45 яшь була. Аларны волонтерлар һәм полиция эзли.
Ир-ат белән хатын-кызның үлеме сәбәпләре хәбәр ителми.