Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Горки-Әмәт урманында «Урман дуслары» проекты кысаларында экофестиваль була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Бәйрәм кунаклары өчен экологиягә бәйле яшәү рәвеше турында лекция, балчыктан эшләнмәләр, эшкәртелгән пластиктан бизәнү әйберләре ясау остаханәләре әзерләнә, парк кунаклары «Нигезләр нигезе» психология үзәгенең урман терапиясендә катнаша ала.
Фестивальдә «ЭкоЛогично» бергәлеге тарафыннан тәкъдим ителә торган мобиль икенчел чимал җыю пункты эшләячәк. Икенчел чималны беренчеләрдән булып тапшырган катнашучыларга бүләк буларак шоппер бирелә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәр кешене CUBE контейнер үзәге янында көтәләр. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла, диелә хәбәрдә.