news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда урамга чыгу чикләнүгә карамастан, ишегалдында дискотека ясаганнар

Шау-шулы кичәне шаһитлар видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан.

news_top
Казанда урамга чыгу чикләнүгә карамастан, ишегалдында дискотека ясаганнар

Казан халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Коронавирус таралуга бәйле чикләүләр булуга карамастан, бер төркем яшьләр ишегалдында дискотека ясаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Әмәт магистрале урамындагы 6нчы йортның беренче катында яшәүчеләр шимбә кичендә шау-шулы бәйрәм ясый. Кичә кызгач, яшьләр төркеме күңел ачуны урамда дәвам итә. Алар фатир тәрәзәсен ачып, музыка җибәрәләр. Күрше-күлән бу хәлне видеога төшерә һәм социаль челтәрләрдә тарата.

Видеодан күренгәнчә, ишегалды дискотекасында төсле музыка, төтенле эффектлар да бар. Биш кеше биеп йөри. Ишегалдында йөрүче өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмне күреп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар