Казанның Назарбаев урамында баланы кыйнаган ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, аңа штраф салганнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Административ беркетмә балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү турындагы статья нигезендә төзелгән.
Әлеге хокук бозу өчен закон кисәтү яки 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Хокук бозу кабаттан кылынган очракта, 5 тәүлеккә кадәр административ арест та каралган.