news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда унлап ир-атның кувалдалар белән сугышуының сәбәбе билгеле

Бер төркем икенче төркемнән тәмәке сораган булган.

news_top
Казанда унлап ир-атның кувалдалар белән сугышуының сәбәбе билгеле
https://pixabay.com

Казанның Җиңү проспектындагы йортларның берсенең ишегалдында унлап ир-ат кувалдалар белән сугышкан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, сугыш урынына тикшерү төркеме килә. Полиция хезмәткәрләре сугышучыларны ачыклый һәм тоткарлый. Бу — Казанда яшәүче ир-атлар, аларга 21-31 яшь.

«Ачыкланганча, тоткарланган ир-атлар зыян күрүче ир-атлардан тәмәке сораган. Тәмәке бирүче булмагач, алар әйткәләшә башлый, аннары сугыша тотыналар», — диелә ведомство хәбәрендә.

Өч ир-атка карата «җәмәгать урынында исерек килеш йөрү», тагын берсенә карата «полиция хезмәткәренең боерыгына буйсынмау» маддәсе буенча протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар