Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда унлап ир-ат кувалдалар белән сугышкан

Ир-атлар төрле эштә эшләүчеләр, сугыш булган кичтә чираттагы объектны демонтажлап кайтканнар.

news_top_970_100
Казанда унлап ир-ат кувалдалар белән сугышкан
https://pixabay.com

Казанның Җиңү проспектындагы йортларның берсенең ишегалдында унлап ир-ат сугышкан. Аларның кайсыберләренең кулларында кувалдалар булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Шаһитлар полициягә хәбәр иткән. Хокук саклаучылар килгәндә ир-атларның бер төркеме генә калган, калганнары качып киткән. Бу төркем сугышта үзен гаепле түгел дип саный. Алар саклануларын, зыян күрүче як булуларын әйтә.

Бу ир-атлар төрле эштә эшләүчеләр, сугыш булган кичтә чираттагы объектны демонтажлап кайтканнар. Шуңа күрә машинада үзләре белән эш кораллары, шул исәптән кувалдалар да булган.

Сугышта катнашкан икенче төркем качып китсә дә, аларны тиз арада эзләп тапканнар. Бу төркем исә үзләренең исерек булуын, беркемгә дә агрессия белдермәүләрен әйтә. Ир-атларның берсенең кесәсендә патрон табылган. Алар бу патронны сугышка кадәр, урамда очраклы гына таптык дип белдерә.

Сугышучыларның берсенең башы имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100