news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Уникаль осталык үзәгендә «Шәҗәрә бәйрәме» узачак

news_top

5 июльдә Казанда Уникаль осталык үзәге мәйданчыгында «Шәҗәрә бәйрәме» VI Казан гаилә фестивале узачак. Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган масштаблы чара үз тамырларын өйрәнергә, тәҗрибә алышырга һәм төрле халыкларның йолалары белән танышырга теләүче меңләгән кешене берләштерәчәк.

Быелгы фестивальдә төп игътибар мәдәниятләр арасындагы җанлы сөйләшүгә һәм интерактив форматларга юнәлтелгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Кунакларны нәрсәләр көтә:

Шәҗәрәләрнең зур күргәзмәсе;

  • Традицияләрнең интерактив мәйданчыгы;
  • Балалар зонасы;
  • Хәләл маркет.

Кунакларны күңел ачу чаралары, бүләкләр уйнату һәм бай бәйрәм программасы көтә.

Фестивальнең программасы:

12:00 – 20:00 – Лекторий, мастер-класслар, балалар зонасы һәм Хәләл маркет эше.

16:00 – Тантаналы концерт.

Көн дәвамында: кунаклар арасында бүләкләр уйнату. Керү ирекле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар