Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ундүрт яшьлек кызны саунага алып барып көчләгәннәр

Мәктәптә укучы өч кыз егетләр белән мунчага килгән.

news_top_970_100
Казанда ундүрт яшьлек кызны саунага алып барып көчләгәннәр
https://pixabay.com/

Казанда 22 яшьлек егетне «балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләр» һәм «балигъ булмаган баланы көчләү» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр декабрь урталарында 22 яшьлек егет һәм аның иптәше мунчага җыена. Алар үзләре белән бергә ундүрт яшьтәге өч кыз баланы да чакыра. Табын корып утырганда егет кызларның берсенә аракы эчертә, аннары көчли.

Кыз бала бу турыда иптәшенә сөйли, соңрак баланың әти-әнисе дә бу хәлне белеп ала. Алар полициягә мөрәҗәгать итә.

Көчләүдә гаепләнүче егетне тоткарлыйлар. Аңа көчләү һәм балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләрдә гаепләү белдерелгән. Тикшерү вакытында ул СИЗОда утыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100