Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ун яшьлек малай югалган

Ул кичә мәктәпкә киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

news_top_970_100
Казанда ун яшьлек малай югалган
https://pixabay.com

Казанда 13 гыйнварда өйдән чыгып киткән 10 яшьлек Владислав Х. югалган. Ул мәктәпкә барырга тиеш була. Тик әйләнеп кайтмый. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Владислав кара куртка, кара классик чалбар, караңгы-зәңгәр төсле башлык кигән. Үзе белән мәктәп рюкзагы булган.

Буе 144 см, зәңгәр күзле, саргылт чәчле.

Бала турында белешмә булган кешеләргә шалтырату өчен телефон номеры: 8 (800) 700-54-52.

Өстәмә мәгълүматлар чыкты. Владислав Хасанов икенче сменада укыган. Кичә аны класс җитәкчесе мәктәп капкасына кадәр озаткан, аннары малайны беркем дә күрмәгән. Бүген Адоратский урамындагы ике катлы йортта малайның рюкзагы табылган. Малайны эзләү дәвам итә.

Өстәмә: Баланы 14 гыйнварда таптылар. Ул исән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100