news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ун урында су коенырга ярый - исемлек

news_top

Казанда су коену сезоны башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүгеннән шәһәрдә биш муниципаль комлык һәм махсус җиһазландырылган биш ял итү урыны эшли башлады. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Казанда «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомол күле», «Зур Аккош күле» комлыклары, шулай ук «Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле», Җиңү паркындагы күл, «Олы Зәңгәр күл» һәм «Күзәмәт» ял итү урыннары ачылды.

Сезон ачылганчы масштаблы әзерлек эшләре үткәрелгән. Су астында йөзүчеләр рөхсәт ителгән барлык ял итү зоналарының төбен һәм яр буйларын тикшергән. Район администрацияләре инфраструктураны төзекләндерү эшләрен башкарган һәм чүплекләрне чистарткан.

Барлык рәсми комлыкларда һәм ял итү урыннарында 1 июньнән коткару постлары оештырылган. Алар көймәләр, кирәкле җиһазлар һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар